ТР Чүпрәле районында Әфган сугышчысын Чик буе гаскәрләре көне белән котладылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Чара «Чик сакчысы көне» алдыннан оештырылды.

2024 елның 27 маенда ТР Чүпрәле районының сугыш хәрәкәтләре ветераннары, «Чик сакчысы көне»н бәйрәм итү алдыннан, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Зур Аксу авылыннан Чик сакчысы Квасов Анатолий Петрович янында булып киттеләр.

Очрашуга сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов үзенең сугышчан дуслары-чик сакчылары Ирек Яфизов һәм Владимир Солдатов белән килде.

Алар сугышчан иптәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек җыелмасын тапшырдылар. Сәламәтлек һәм тизрәк савыгу теләделәр.

- Без үз тарихыбызны, үз геройларыбызны, үз бәйрәмнәребезне онытмаска тиеш... Һәм бу хәтерне без мәктәп укучыларына һәм яшьләргә тапшырырга тиешбез. Патриотик юнәлештәге тәрбия эше алып барырга тиешбез. Нәкъ менә сугыш хәрәкәтләре ветераннары безнең яшьләр өчен чын үрнәк, - дип билгеләп үтте сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International