Иршат Идиятуллин үзенең бөтен тормышын һәм хезмәт эшчәнлеген Чүпрәле районын үстерүгә багышлаган шәхес
2024 елның 27 маенда Иске Чүпрәле авылында яшәүче Иршат Идиятуллинга Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль тапшыру тантанасы узды. Бу бүләк аңа күпьеллык хезмәте һәм туган районына тугрылыгы өчен тапшырыла. Иршат Идиятуллин үзенең бөтен тормышын һәм хезмәт эшчәнлеген Чүпрәле районын үстерүгә багышлый. Ул почтада һәм юл төзелешен оештыруда эшләгән, анда аның тырышлыгы һәм эш сөючәнлеге җитәкчеләр тарафыннан күп тапкырлар бәяләнә.
Хатыны Суфия апа белән алар ике кыз үстерәләр. Аларның берсе, Ләйсән, район банкында эшли, ә икенчесе, Эльза, Казанда яши.
Хәзерге вакытта Иршат Шәйхулла улы Иске Чүпрәле авылында яши, анда 15 елдан артык мәчеткә йөри, мөселман өммәте тормышында катнаша, мәчет һәм зират территориясендә өмәләр оештыра, исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Бүләкне Иршат Идиятуллинга Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов тапшырды. Рөстәм Мөхәмәтҗанов хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.