Быел татарстанлылар гараж амнистиясе буенча 1,8 меңгә якын күчемсез милек объектын рәсмиләштерделәр

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Агымдагы елның дүрт ае йомгаклары буенча Татарстанда гараж амнистиясе буенча 716 гараж һәм алар астында урнашкан 1 меңнән артык җир кишәрлеге теркәлгән.

Закон гамәлдә булган вакытта республика территориясендә урнашкан 14,5 меңнән артык гараж объекты гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелгән.

Гараж амнистиясеннән файдалану өчен гариза бирүчеләргә документлар белән җирле үзидарә башкарма органына (Башкарма комитетка) күчемсез милек объектлары урнашкан урын буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казанда – район администрацияләре, республика районнарында, кагыйдә буларак, бу җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары, дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Исегезгә төшерәбез, гараж амнистиясеннән файдаланып, гаражлар урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир кишәрлекләрен 2026 елның 1 сентябренә кадәр бушлай милеккә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International