Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз сигезенче утырышы чакырыла.

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы, 41 статьясындагы 3 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 23 маендагы 11 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз сигезенче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

         1) 2023 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.

         2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.

         3) Муниципаль контроль турында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.

         4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының җир кишәрлекләреннән һәм муниципаль мөлкәтеннән файдаланган өчен түләүләрне соңга калдырган өчен аренда хакы һәм пеня буенча бурычларны түләтүгә һәм исәптән чыгаруга өметсез дип тану турында.

         5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен акчалата бүләкләү турындагы нигезләмәне раслау хакында.

         6) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының даими нигездә муниципаль вазыйфаны биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә акчалата бүләкләүләр, муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 30 мартындагы 26/1 номерлы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

        7) «2023 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.

        8) «Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 2023 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында»Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.

        9) Төрле.

Район Советы утырышы 2024 елның 29 маенда 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International