Һәр ел саен майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлгәннәрне искә алалар. Бу вакыйганың төп максаты-ВИЧ-инфекция таралу проблемаларына җәмгыятьнең кызыксынуын җәлеп итү.
ВИЧ-инфекция кеше иммунодефициты вирусы белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән озак вакытлы инфекцион авыру.
ВИЧ организмның төрле күзәнәкләренә, беренче чиратта, иммун системасы күзәнәкләренә CD4 лимфоцитларына зарар китерә, аларның үлеменә китерә. Вакыт узу белән лимфоцитлар антитәнчекләр җитештерү һәм инфекцияләр белән көрәшү сәләтен югалталар. Кешенең иммунитеты төшә. Тора-бара ВИЧ-инфекция үзенең соңгы стадиясенә күчә, һәм кешегә «СПИД» диагнозы куела. Зәгыйфьләнгән организм сәламәт кешенең иммун системасы гадәттә җиңә торган авыруларга дучар була. СПИД стадиясендә организмның каршылыклылыгы тулысынча югала, авыру кискенләшә, бу үлемгә китерә.
СПИД (иммунодефицит синдромы) –ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе, ул вакытта ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә иммунодефицит белән бәйле үлемгә китерүче икенчел авырулар барлыкка килә. ВИЧ-инфекциянең терминаль стадиясе икенчел авыруларның кире кайтарылмаслык агымы белән күрсәтелә. Нәтиҗәдә, авыру берничә ай эчендә үлә.
Инфекцияне йоктыруның өч төп ысулын аерып күрсәтәләр: җенси юл; парентераль (шприцлар, инәләр, кан һәм вируслы кан белән тапланган кисү әйберләре аша); вертикаль (авырлы хатыннан балага).
Куркыныч факторлары булып наркотикларга бәйлелек, асоциаль яшәү рәвеше, авыру кешедән кан җибәрү, авыру анадан бала табу, сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр тора.
Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция дәвалап булмый торган авыру булып кала, әмма вирус активлыгын басуга юнәлдерелгән дәвалауда ирешелгән уңышлар бу авыруны хроник категориягә күчерергә, шуның белән ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең гомерләрен шактый озайтырга мөмкинлек бирде.
ВИЧ-инфекцияне шәхси профилактикалауда иң мөһиме – халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтен үзгәртү, шул исәптән куркыныч яшәү рәвешен бетерү.
Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне – ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы торырга әзерлек һәм теләк күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек.