“Алга, Җиңүгә!”: ТР Чүпрәле районында эстафета булып узды

2024 елның 18 мае, шимбә

“Алга, Җиңүгә!” IX җиңел атлетика эстафетасы кысаларында җиңел атлетика буенча ГТО комплексы нормативлары үтәлде.

2024 елның 17 маенда Иске Чүпрәле районы Сабантуе мәйданында (яңа чаңгы базасы) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Алга, Җиңүгә!” дигән җиңел атлетика эстафетасы узды.

Көн искиткеч матур булды. Сабан туе мәйданына, яңа чаңгы базасы янына, эстафетада катнашырга һәм иптәшләре өчен җан атарга дип, чүпрәлеләр җыелды. Алар арасында мәктәп һәм тармак технологияләре техникумы укучылары, авыл җирлекләре, шулай ук учреждение һәм оешмалар вәкилләре бар иде.

Спорт бәйрәме эстафетаны ачу тантанасыннан башланды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов һәм җиңел атлетика буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе, МУП «Прогресс» директоры Евгений Иванцов мөрәҗәгать итте. Алар эстафетада катнашучыларның барысына да ярышларда җиңел җиңү теләделәр.

Ярышлар башланыр алдыннан районыбыз командасы билгеләп үтелде, район командасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” ВФСК Кышкы фестиваленең республика этабы нәтиҗәләре буенча, 2024 елда республикада 2 урынны яулады. Команда составында Егор Старшов, Агния Аръяхова, Алинә Бикчурова, Никита Юманов, Сергей Шавкин, Татьяна Задурова, Динар Алимов, Николай Марков, Артем Солдатов, Валентин Маняков, Александр Петров, Петр Спиридонов, Валерий Юманов диплом, медальләр һәм “Акчарлак” йөзү бассейнына абонементлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук командага җиңүче кубогы да тапшырылды.

Чараның тантаналы өлеше вакытында шулай ук ГТОның алтын билгеләре тапшырылды: Гөлинә Насыйбуллина (җирлекара китапханәнең әйдәп баручы методисты), Алевтина Остроумова (Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең административ законнарын үтәү инспекторы), Ранис Латыйпов (бүлек җитәкчесе урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция башлыгы), Ландыш Куликова (финанс-бюджет палатасының фаразлау һәм икътисадый анализ бүлеге белгече).

Аннары эстафета башланды. Трасса 9 этапка бүленгән иде. Этапларны җаваплы судьялар контрольдә тотты. Эстафета район гомуми белем бирү мәктәпләре, авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында аерым үткәрелде.

Эстафета азагында җиңел атлетика буенча иң яхшы командалар билгеләнде. Мәктәп укучылары арасында финишка беренче булып Зур Аксу урта мәктәбе укучылары килде, ә Городище урта мәктәбе һәм Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбе командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Авыл җирлекләре арасында Уби авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады. Матак авыл җирлеге командасы икенче урынны алды, ә Городище авыл җирлеге командасы өченче булды.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында 1 урынны 114 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре алды. “Спорт мәктәбе” спортчылары икенче урынны яуладылар, ә район Хакимияте командасы өченче булды.

Җиңүчеләр җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесеннән кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International