Административ комиссиягә авылны төзекләндерү буенча закон бозучылар чакырыла.
Бүген, 2024 елның 16 маенда, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетнда административ комиссия утырышы узды. Аны ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов алып барды.
Утырышта административ хокук бозу буенча дүрт гражданның эшләре каралды.
Кече Чынлы һәм Яңа Ишле авылларында яшәүче физик затларга карата протоколлар төзелә, алар чүп-чарны үз территорияләреннән читкә чыгарганнар, шуның белән авылны төзекләндерү законын бозганнар. Төзелгән протоколлар буенча комиссия әгъзалары карар чыгардылар.
Исегезгә төшерәбез, административ хокук бозу өчен минималь штраф 2 мең сумнан башлана. Кисәтүләрне бетермәгәндә һәм кабат бозганда штраф суммасы арта.