Спартакиада кысаларында ветеран-пенсионерлар ГТО нормативларын да үтәделәр.
2024 елның 15 маенда «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIV республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең район пенсионерларын еш кына «Акчарлак» бассейнында һәм спорт залларында очратырга мөмкин. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр һәм шуның белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Алар, мәдәни чараларда актив катнашучылар буларак, үзләренең осталыкларын, ихтыяр көчен спорт ярышларында да күрсәтәләр.
Көмеш яшьтәге ярышларда катнашучыларны социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Айрат Җәләлов, ТР Чүпрәле районында клиентлар хезмәте вәкиле Венера Садиева, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов җылы сәламләделәр һәм котладылар. Алар шулай ук Спартакиадада катнашучыларга районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары, актив тормыш позициясе өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм барысына да уңышлар, сәламәтлек теләделәр.
Спартакиадада катнашучылар җиңел атлетика, дартс, пуля белән ату һәм өстәл теннисы буенча ярыштылар. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым узды.
Спартакиаданың муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында дартс буенча ярышларда 1 урынны Дилүзә Азизова, 2 урынны Нурҗиан Айметдинова, 3 урынны Роза Мөхәммәтшина яулады. Ир-атлар арасында Радик Шәрәфетдинов -1 урын, Рөстәм Хәмидуллин-2 урын, Рәшит Багаутдинов-3 урын.
Хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышларда 1 урын-Валентина Кузнецовада, 2 урынны Зоя Кузнецова һәм 3 урынны Гөлсирә Хәлиуллина алды; ир-атлар арасында Геннадий Карсаков-1 урын, Альфред Яхиев-2 урын, Николай Бушуев-3 урын.
Хатын-кызлар арасында йөгерү буенча ярышларда 1 урын-Ирина Ярзуткина, 2 урын-Фиразия Мөхәмәтҗанова; ир-атлар арасында 1 урынны Николай Хрисанов алды.
Хатын-кызлар арасында пуля белән ату буенча ярышларда 1 урынны Фәридә Заббарова, 2 урынны Венера Алимова, 3 урынны Равия Вәлиева яулады; ир-атлар арасында Рәшит Фәтхуллов 1 урынны, 2 урынны Фиркать Хөснетдинов яулады, 3 урынны Наил Исхаков һәм Рафаэль Алимов бүлештеләр.
1, 2, 3 урыннарны алган призерларга грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Иң өлкән яшьтәге катнашучылар Борис Улендеевка һәм Нурҗиян Айметдиновага, шулай ук Спартакиаданың иң актив катнашучылары Тәлгать Заббаровка һәм Җәүдәт Мөдәрисовка бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Республика Спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячак.