Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов тапшырды.
Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Республика Советы Президиумының 28.02.2024 елгы карары белән «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән Романов Николай Федорович бүләкләнде.
Николай Федоровичка бүләк бүген, 2024 елның 13 маенда, ТР Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән эшлекле дүшәмбе вакытында тапшырылды. Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов тапшырды. Хезмәте һәм эше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләде.