Чүпрәле районында тантаналы чаралар узды.
2024 елның 9 маенда Чүпрәле районы халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтәргә Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында җыелды.
Чарада җитәкчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, яшь армиячеләр, укучылар, студентлар, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Тантаналы митинг Хәрби һәм Хезмәт Даны обелискы янында Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр куюдан башланды.
ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Җиңү көненең изге булуын һәм киләчәк буыннар өчен сугыш турында хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
ТР һәм Ульяновск өлкәсе МТУ җитәкчесе Альберт Хәйретдинов Рәис исеменнән сәламләү сүзен укыды.
Һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг тәмамланганнан соң Үзәк урам буйлап Җиңү Парады узды.
Чарада катнашучылар Хәтер диварына да чәчәкләр салдылар.
Соңрак “Чүпрәле” паркында иҗат коллективлары сугыш чоры җырлары белән чыгыш ясады.
Тармак технологияләре техникумы кыр кухнясын әзерләгән, анда солдат боткасы һәм кайнар чәй авыз итеп карарга мөмкин иде.
Бу көн тынычлык һәм азатлык хакына үз гомерен корбан итүчеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам белән тулды. Митингта һәм бәйрәм чараларында катнашучыларның барысы да киләчәгебез өчен көрәштә үз гомерләрен биргән һәркемгә тирән рәхмәтен белдерделәр.