Очрашуда хезмәт шартлары белән бәйле төрле мәсьәләләр каралды
Башкарма комитетның конференц залында район башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуы узды. Марат Гафаров хәрбиләр белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты һәм аларга хезмәтләре һәм ил мәнфәгатьләрен яклавы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Очрашуда хезмәт шартлары, хәрбиләргә социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук аларның тормыш хәлен яхшырту буенча төрле мәсьәләләр каралды. Район башлыгы хәрби операциядә катнашучыларның теләсә нинди проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
Моннан тыш, Марат Гафаров очрашуда катнашучыларга хезмәтләре һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды.