1 нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбендә БДД буенча белгеч катнашында чара узды

2024 елның 11 мае, шимбә

Мондый профилактик әңгәмәләр мөмкин кадәр күбрәк укучыларга юл хәрәкәте иминлеген истә тотарга һәм үз гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, бүген, 2024 елның 8 маенда, 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре җәмәгать иминлеге буенча әйдәп баручы белгеч А.С. Яковлева белән берлектә 1 һәм 7 сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге темасына әңгәмә үткәрделәр.

Кызганычка каршы, күп кенә балалар юл йөрү кагыйдәләрен бозалар: юлны кыскарталар, җәяүлеләр үтү урыннарыннан файдаланмыйлар, тротуар булганда юл буйлап хәрәкәт итәләр.

Александра Яковлева мәктәп укучыларына юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, юл аша чыкканда наушниклар һәм кәрәзле телефон кулланырга ярамый. Ул шулай ук юлның куркынычлыгын аңлау юл-транспорт травматизмын киметергә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Очрашу ахырында ул балаларга юлда сак булырга теләде.

Мондый профилактик әңгәмәләр мөмкин кадәр күбрәк укучыларга юл хәрәкәте иминлеген истә тотарга һәм үз гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International