Ринат Садыйков ТР Чүпрәле районында Яшьләр үзәген капиталь ремонтлау барышы белән танышты

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Капиталь ремонт республика программасы буенча үткәрелә.

2024 елның 7 маенда Чүпрәле районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.

Министр район башлыгы Марат Гафаров белән бергә «Патриот» яшьләр үзәген капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, быел республика программасы буенча Иске Чүпрәле авылында «Патриот» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясала.

Ремонттан соң яшьләр үзәгендә төрле дәрәҗәдәге район вакыйгаларын үткәрү өчен күп функцияле җиһазландырылган зал, иҗади коллективлар һәм талантлы балалар өчен тавыш яздыру студиясе, яшьләр хәрәкәтләре һәм оешмалары өчен актовй һәм кибер заллар, коворкинг барлыкка киләчәк.

Мәгълүмат һәм фотосурәтләр ТР Чүпрәле районының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International