ТР Чүпрәле районында район мәктәпләре укучылары арасында ату буенча турнир узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Ярышлар Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында узды.

2024 елның 6 маенда, «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында, Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, мәктәп укучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча турнир узды.

Чара хәрби-гамәли спорт төрләрен алга таба үстерү һәм популярлаштыру, спортчыларның осталыгын арттыру һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау максатыннан үткәрелде.

Ярышларда районның мәгариф оешмаларыннан 16 команда катнашты. Командалар ике укучыдан-«Форпост» отряды әгъзаларыннан иде.

Турнирда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, Чүпрәле районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, ял итәргә килгән хәрби-диңгез флоты катнашучылары һәм чик сакчылары җылы сәламләделәр, укучыларга уңышлар теләделәр.

Ярышларда судьялар иң яхшы нәтиҗәләрне бәяләделәр. Җыелган очколарның иң зур суммасы буенча 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Юныс Фәхретдинов (тренеры Альфик Миңнебаев) җиңү яулады. Икенче урынны Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Булат Сөләйманов (тренеры Илсөяр Җамалетдинова) яулады, өченче урынны Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбене укучысы Всеволод Журавлев (тренеры Әнвәр Җәләлетдинов) алды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов һәм Чүпрәле районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов җиңүчеләрне I, II, III дәрәҗә грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр, уңышлар һәм яңа казанышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International