Бөек Ватан сугышында катнашкан бабабыз, Мушарапов Абдулхамитның тарихы турында
Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Мушарапов Абдулхамит Сафиулла улының тарихы турында оныгы Гөлия Фәизова сөйли
- Минем бабам Мушарапов Абдулхамит Сафиулла улы-Ватанны фашизмнан саклаганда һәлак булган миллионлаган солдатларның берсе.
Бабамны хәтерләмим. Мин аны хәтта күрмәдем дә. Әтиемне беркайчан да күрмәдем, хәтта әнием дә, аның тавышын ишетмәде... Ә моның сәбәбе-Бөек Ватан сугышы.
Аның истәлегенә безнең гаиләдә бабамның бер генә фотосы саклана, ул әбидән әнигә, әнидән безгә эләгә. Бу фотода ул солдат формасыннан, күкрәгендә медаль белән. Бабам 1911 елда Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында туган. Хәрби комиссариат мәгълүматлары буенча, ул 1942 елның апрелендә хезмәт итәргә чакырыла, ә дүрт айдан соң 1942 елның 1 августында минем әнием туа.
Берничә тапкыр гына язган хатында, әллә әбисенә шулай килеп җиткәнме, төгәл билгеле түгел, бабасы икенче кызының тууына бик шатланганын һәм аңа Гелинә дип исеп бирүне сорап язган. Ә 1943 елда үлеме турындагы кәгазь килә... Әбисе бүтән кияүгә чыкмый, ә кызлары әтисез үсә.
Бабам блокада вакытында, Ленинград шәһәрен саклаганда һәлак булган. Ул чын герой булган. Аның исеме Хәтер китабына кертелгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен гомерләрен биргән, сугыш кырларында һәлак булган бабам һәм Ватанны саклаучыларның якты истәлеге – мәңгелек.
Әле хәтерлибез икән - без көчле!