ТР Чүпрәле районында Бөтенроссия өмәсенә кушылдылар

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген, 2024 елның 27 апрелендә бөтен ил буйлап Бөтенроссия өмәсе узды. Акциягә чүпрәлеләр дә кушылды.

Традиция буенча, санитария икеайлыгы кысаларында оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре үз тирә-ягындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр, шулай ук беркетелгән участокларда да җыештырдылар.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов җитәкчелегендәге авыл советы хезмәткәрләре җәйге сезонга үзәк фонтан әзерләгәннәр. Рамил Низамов сүзләренчә, фонтанны якын көннәрдә тоташтырырга.

Кыскасы, чүп-чар җыйдылар, кипкән яфрак һәм үләннәр җыйдылар. Иҗтимагый әһәмиятле эштә актив катнашу-коллектив рухны күтәрүнең, аралашуның, яхшы кәефнең һәм уңай эмоцияләрнең искиткеч ысулы.

Үзеңнең хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү һәм туган җиреңненң чисталыгына, син яши һәм эшли торган урынга кечкенә өлеш кертүеңне аңлау күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International