ТР Чүпрәле районында “Җиңү диктанты” язу чарасы узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Быел Россиядә “Җиңү диктанты” патриотик акциясе алтынчы тапкыр үткәрелә.

Чүпрәле районында “Җиңү диктанты”н барлык белем бирү учреждениеләрендә язалар. Акциядә шәхсән дә, дистанцион рәвештә дә РФ “Җиңү диктанты” сайтында катнашырга мөмкин иде.

1нче нгомерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә оештырылган диктантны оффлайн-язуга район Башлыгы Марат Гафаров, шулай ук авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм башлыклары, 10нчы сыйныф укучылары кушылды.

“Бу акция үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Аның төп максаты-яшьләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына җәлеп итү, аның бу вакыйгаларны дөрес аңлавын формалаштыру. Мондый акцияләр тарихи хәтерне саклауга ярдәм итә”, — дип билгеләп үтте район Башлыгы Марат Гафаров.

Тестларга 45 минут бирелә, бу вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорауга җавап бирергә кирәк, шуларның бишесе төбәк тематикасына багышлана.

Һәр катнашучыга индивидуаль номер бирелгән, аның буенча https://диктантпобеды.рф сайтында үз нәтиҗәңне белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International