Татарстан Республикасында “Минем бизнес” үзәге “Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024” премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк бизнесыннан «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:

- Җитештерү;

- Экспорт предприятиесе;

- IT проектлар һәм чишелешләр;

- Төзелеш;

- Импортны алмаштыру;

- Авыл хуҗалыгы;

- Хезмәт күрсәтү өлкәсе;

- Үзмәшгуль;

- Башлангыч эшкуар;

- Халык тарафыннан танылу.

Гаризалар 2024 елның 8 маена кадәр ЗОЛОТАЯСОТНЯ.РФ премиясенең рәсми сайтында кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшкуарын бүләкләү тантанасы 2024 елның 24 маенда Казанда узачак.

«Ел эшкуары: Алтын йөзлек» премиясе эшкуарларның күренекле казанышларын һәм аларның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәчәк. «Алтын йөзлек»кә керү республика эшкуарлары тарафыннан югары бәяләнә һәм эшкуарлык эшчәнлегендә казаныш булып санала. 

Оештыручы: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International