Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Анда май бәйрәмнәренә багышланган чаралар вакытында, шулай ук ОГЭ һәм БДИ үткәргәндә куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.

Бүген, 2024 елның 22 апрелендә, Чүпрәле районы Башкарма комитет залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта ТР Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Олег Гайнетдинов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Анда май бәйрәмнәренә багышланган чаралар вакытында, шулай ук ОГЭ һәм БДИ үткәргәндә куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.

—Алда торган бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында барыбызга да саклык һәм уяулык күрсәтергә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте Марат Ринат улы утырышта катнашучыларга.

Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге мәгълүматларыннан чыгып, полиция хезмәткәрләренә бәйрәм чаралары уздыру урыннарына, катнашучыларның хәрәкәт итү маршрутларына якын территорияләрне тикшерү, шулай ук инфраструктура объектларын тикшерү йөкләнгән.

Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыкларына полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны һәм җирле халык иминлеген тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушты. Барлык җаваплы вазыйфаи затларга конкрет үтәү срогы белән тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International