Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 19 апреле, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән 2024 елның 19 апрелендә 17 сәгатьтән  20 апрельнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

19 апрельдә кич белән, 20 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм 15-17 м/с тизлектәге көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм сак булырга.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International