Чүпрәле районында хәрби исәпкә алу мәсьәләләренә багышланган чара узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Анда хәрби исәпкә алуны алып бару белән бәйле мәсьәләләр каралды, әлеге эшне яхшырту өчен тәкъдимнәр җиткерелде.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында запастагы гражданнарның беренчел хәрби исәбен алып бару мәсьәләләренә багышланган чара узды.

Очрашу район мәдәният йортында әлеге өлкә өчен җаваплы авыл җирлекләре вазыйфаи затлары катнашында, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы Рәшид Ахунов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Сергей Тарасов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов катнашында узды.

Очрашу барышында хәрби исәпкә алуны алып бару белән бәйле мәсьәләләр каралды, әлеге эшне яхшырту өчен тәкъдимнәр җиткерелде.

Вәкилләр беренчел хәрби исәпне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә кую һәм аларны хәрби исәптән алу бурычлары турында сөйләделәр. Шулай ук мондый гражданнарны хәрби исәпкә алу документларын тутыру тәртибе һәм кагыйдәләре турында да искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International