Чүпрәлеләр беренче язгы өмәгә чыктылар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Яз - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - ерак үткәннәрдән килгән матур традиция, ул безнең көннәрдә дә актуаль булып калган.

Бүген, 2024 елның 12 апрелендә, ТР Чүпрәле районында төзекләндерү буенча традицион санитар икеайлык кысаларында өмә үткәрелде, аның барышында янәшәдәге һәм беркетелгән территорияләрне узган елгы үләннән һәм яфраклардан чистарту булды.

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре өмәгә коллективлар белән бергә чыктылар. Саф һавада эшләү бик күп шатлык һәм рәхәтлек китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International