Язгы чакырылыш вакытында 30дан артык егет хезмәткә китәчәк.
Традиция буенча Чүпрәле районы мәдәният йортында Чүпрәле егетләрен Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакыруга багышланган чара узды.
Хөрмәтле кунаклар чакырылучыларга сәламләү сүзләре һәм игелекле үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Үз чыгышында Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров ассызыклаганча, армиядәге хезмәт - патриотлык һәм дисциплиналылык кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе. Бу сыйфатлар һәр кеше тормышында булырга тиеш, - дип билгеләде ул.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, Россия солдаты исемен чүпрәлеләр кайда гына хезмәт итмәсәләр дә, хөрмәт һәм горурлык белән йөртергә һәм әниләренең һәм әтиләренең лаеклы уллары булырга тиешлеген билгеләп үтте.
"Армиядә хезмәт итү һәр ир-атның бурычы, - диде Радик Төхфәтуллин.
Чарада Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Чуаш Чүпрәлесе протоиерее Дмитрий Байгушев изге Богородица чиркәвенең настоятеле чыгыш ясадылар.
Шулай ук сәхнәгә яхшы гына хезмәт итеп кайту теләкләре белән Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераны Чүпрәле районындагы "Щит Отечества" иҗтимагый оешмасы рәисе Даниил Ефимов чыкты.
Городище авылында яшәүче Валерий Мендеев тарафыннан, Хәрби хезмәткә чакырылучыларның теләкләре дә яңгырады. Ул үзенә һәм үзенең дусларына җиңел хезмәт теләде һәм бу җаваплы юлны лаеклы узачагына ышаныч белдерде.
Чара барышында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм кунаклар өчен тематик җырлар яңгырады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта 74 чүпрәле егете вакытлы хезмәт уза. Язгы чакырылышта 30 дан артык ир-егет хезмәт итәчәк.