Салым хезмәте гражданнарга физик затларның керемнәренә салым буенча салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча “Ачык ишекләр” көннәре үткәрә.
Ул, 2024 елның 18, 25 апрелендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә узачак.
2024 елның 18 апрелендә (чәршәмбе) 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
2024 елның 25 апрелендә (чәршәмбе) 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
“Ачык ишекләр” көнне гражданнар салым органнары хезмәткәрләреннән мәгълүмат алачак:
-“Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисына тоташу мөмкинлекләре турында;
- алган керемне декларацияләү бурычы булу (булмау) һәм аннан салым түләү кирәклеге турында;
- НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе турында;
- НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;
- салым түләүченең шәхси кабинеты аша 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тутыруда практик ярдәм;
Ачык ишекләр көне кысаларында салым органнары хезмәткәрләре салым законнары белән билгеләнгән срокларда НДФЛ буенча салым декларациясен кемгә тапшырырга кирәклеген һәм салым түләүчеләрнең салым чоры дәвамында салым ташламаларыннан файдалану хокукларын аңлатачаклар.