Әлеге җыеннарны ОБЖ курсының практик өлеше дип карарга мөмкин.
Татарстанда 10 нчы сыйныф егетләре өчен 5 көнлек хәрби җыеннар башланды. Җыеннар «Патриот» республика яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге базасында уза.
Чүпрәле районының 40тан артык егете әлеге чарада катнаша.
Биш көнлек җыеннар дәвамында укучылар гомумхәрби уставлар, тактика, ут әзерлеге, хәрби-тактик медицина һәм күпләп үтерү коралларыннан саклану буенча укыту узачак.
Биш көнлек җыеннар дәвамында мәктәп укучылары гомумхәрби уставлар, тактика, ут әзерлеге, хәрби-тактик медицина һәм массакүләм зарарлану коралыннан саклау буенча укулар узачак.
Җыенда катнашучыларга бушлай туклану, яшәү урыны бирелә. Әлеге җыеннарны ОБЖ курсының практик өлеше дип карарга мөмкин.