13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда социаль контрактны 5300 кеше алды, шуларның 1708дән артыгы "Минем бизнес" үзәгендә белем алды.
Татарстан Республикасында башлангыч эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла.
Шәхси эшмәкәрлекне, үзмәшгульлекне ачуга социаль контрактны рәсмиләштерүгә, оештыру контрактына дәүләттән 350 000 сум, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге социаль контракт алучылар өчен бушлай "Эшкуар әлифбасы" онлайн-укыту үткәрә.