Чемпионат 2023 елның октябрендә старт ала.
6 апрельдә Буа шәһәрендә «Максат» манежында мини-футбол буенча Буа районының ачык Чемпионаты тәмамланды.
Чүпрәле һәм Идел (Тәтеш) командалары арасында алтын һәм көмеш медальләр комплекты уйнатылды: финалда Чүпрәлеләр Иделне (Тәтеш) җиңеп, 4-1 исәбе белән алтын медальләр, акчалата приз һәм Чемпионатның күчмә кубогы иясе булдылар.
Чемпионатның көмеш призеры - ВОЛГА командасы (Тәтеш) булды, бронзаны ОЛИМП (Буа) алды.
Шәхси номинацияләрдә безнекеләрдән: Вәлиуллин Эмиль - чемпионатның иң яхшы бомбардиры, Хәлимов Имиль - чемпионатның иң яхшы капкачысы, Вәлиуллин Нияз - иң техник уенчы.
Исегезгә төшерәбез, Чемпионат 2023 елның октябрендә старт алды. Буада күрше район командалары, шулай ук Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе командалары катнашты.
Безнең районнан Вәлиуллин Нияз, Вәлиуллин Эмиль, Сафин Адель, Битяков Михаил, Вәлиуллов Илназ, Мушарапов Илнур, Шәрәфетдинов Илнар, Хәлимов Имиль, Вилданов Руслан катнаштылар.
Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!