Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Социаль фондның клиент хезмәте эшенә йомгаклар ясалды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Клиент хезмәте эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, ОСФРның Татарстан Республикасы буенча бюджет бүлеге башлыгы Руслан Хафизов, клиент хезмәтенең хезмәт коллективы (бүлек хокукларында), шулай ук клиент хезмәте эшчәнлеге үзара бәйләнештә булган оешмалар вәкилләре катнашында узды.

Клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова хисап чорында оешма эшчәнлеген анализлады. Ул билгеләп үткәнчә, оешма эшчәнлеге пенсия белән тәэмин итү һәм социаль иминиятләштерү буенча хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән. Роза Мөдәрисовна агымдагы елга планнар турында да сөйләде.

Россия пенсионерлар берлегенең Чүпрәле районындагы җирле бүлеге эшчәнлеге турында Чүпрәле районындагы «Россия пенсионерлар берлеге» ҖЧҖнең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова чыгыш ясады.

Руслан Хафизов, үз чиратында, бу зур булмаган коллективның эше һәрвакыт күз алдында булуын билгеләп үтте һәм аның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

- Аз санлы булуына карамастан, Чүпрәле районы клиент хезмәте барлык бурычларын да үти, - дидеул

Киңәшмә азагында Рөстәм Мөхәмәтҗанов бу киңәшмәдә катнашкан оешмалар вәкилләренең хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук газетада һәм социаль челтәрләрдә эшчәнлекне яктырткан өчен “Туган як” газетасы редакциясе коллективына да рәхмәт сүзләре  юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International