Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Террорчылыкка каршы комиссиясе «Крокус Сити Холл»да теракт булу сәбәпле берничә карар кабул итте

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Социаль өлкә объектларының сакланышын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

2024 елның 5 мартында ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында 2024 елның 22 мартында Мәскәү шәһәрендә «Крокус Сити Холл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган террорчылык акты нәтиҗәсендә булган вакыйгалар белән бәйле рәвештә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Утырыш эшендә ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, хезмәт вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Чүпрәле муниципаль районы объектларында террорчылыкка каршы яклау дәрәҗәсен күтәрүгә һәм административ-режим чараларын көчәйтүгә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз вакытында мәгълүмат алмашуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы расланды.

Мәгълүмат белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Ранис Латыпов чыгыш ясады.

Марат Гафаров ассызыклаганча, Мәскәү өлкәсендә булган хәлләр кешелексезлеге буенча коточкыч агрессив акт. Район башлыгы җаваплы затларга халыкның иминлеген тәэмин итү һәм стратегик объектларны саклауны көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International