ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров матәм көнен игълан итте

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Чүпрәле районында барлык мәдәни-күңел ачу чаралары тыелды.

ТР Чүпрәле районында “Крокус” фаҗигасе корбаннары истәлегенә мемориал барлыкка килде.

Район халкы бирегә кызыл гвоздикалар, уенчыклар алып килә, лампалар кабызып җибәрә.

ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, шулай ук җитәкчеләр дә мемориалга чәчәкләр салдылар.

- Бу көннәрдә барыбызны да авыр кайгы берләштерә. Куркыныч фаҗига булды. Мәңгелек хәтер... Фаҗигагә юлыгучыларның туганнарына, якыннарына сабырлык һәм чыдамлык телибез. Хәзер күңел ача торган вакыт түгел, - диде район башлыгы Марат Гафаров.

ТР Чүпрәле районында барлык мәдәни-күңел ачу чаралары тыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International