Татарстанда “ГТО - әти, әни, мин” республика онлайн-акциясенә йомгак ясалды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Конкурс Гаилә елы кысаларында узды.

Татарстанда “ГТО-әти, әни, мин” республика онлайн – акциясенә йомгак ясалды. Конкурс “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланды.

Конкурсның республика этабына гаилә белән ГТО нормативларын үтәүче 21 видеоролик сайлап алынды. Конкурста җиңүчеләр:

- Куликовлар гаиләсе (Бөгелмә районы) иң күп лайк җыйды;

- Еромасовлар гаиләсе (Әлмәт);

- Хәлиуллиннар гаиләсе (Спас районы).

Җиңүчеләргә ВФСК “Хезмәткә һәм оборонага әзер” символикасы белән Дипломнар һәм сувенир продукциясе тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International