2024 елда “Минем бизнес” үзәгендә эшмәкәрләр үз эшләрен үстерүгә 0,5 млрд сумнан артык акча алдылар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Ташламалы процент ставкалары буенча микрозаймнарны кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар “Минем бизнес” үзәгендә “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ала алачаклар.

Дәүләт ярдәме белән эшмәкәрләр Россия Банкының төп ставкасының 0,1 процентыннан 1/2 процентына кадәр 5 млн сумга кадәр процент ставкасы белән микрозаймнардан файдалана һәм үз эшләрен үстерә ала.

Микрозаймга гаризаны өйдән чыкмыйча, МСП.РФ цифрлы платформасында яки “Минем субсидияләрем” порталында бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә бизнеска дәүләт ярдәме программасы турында 8(843)524-90-90 номеры буенча һәм fpprt.ru сайты аша тулырак белергә була.

РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәргән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган кече һүм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International