Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне “Минем бизнес” үзәгендә алырга мөмкин. Үз технологик проектын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак.
Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук, юридик затны теркәү; җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу; интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү чыгымнарын каплаячак.
Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:
- цифрлы технологияләр;
-медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;
- химия технологияләре һәм яңа материаллар;
- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
- биотехнологияләр;
- ресурсларны саклаучы энергетика;
- креатив индустрияләр.
Конкурсның операторы - инновацияләргә ярдәм фонды (https://t.me/fasietalks)
Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә
Тулырак мәгълүмат https://fasie.ru/studstartup/ сайтында
Заявкалар әзерләү мәсьәләсе буенча консультация РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәргән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында “Минем бизнес” үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.