Марат Гафаров туган көннәре сайлау көненә туры килгән сайлау участоклары хезмәткәрләрен котлады

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

ТР Чүпрәле районында сайлауларның беренче һәм икенче көннәре тотрыклы үтте

Бүген, 2024 елның 17 мартында, ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм ТР һәм Ульяновск өлкәсендәге Росимущество җитәкчесе Альберт Хәйретдинов сайлау участокларында булдылар һәм махсус бәйрәмдә — туган көнендә эш урынында булган хезмәткәрләргә чәчәкләр тапшырдылар. Бу: 1368 нче сайлау участогы комиссиясе секретаре Галия Әхмәдова һәм 1339 нчы сайлау участогы комиссиясе секретаре Ирина Михайлова. Аларга чәчәкләр һәм котлаулар тапшырылды.

"Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлау көне. Сайлау участогы комиссиясе хезмәткәрләре туган көннәрен билгеләп үтә. Бәйрәм белән!- дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.

Альберт Хәйретдинов барлык участокларда да дуслык атмосферасы хөкем сөрүен ассызыклады. Сайлау участогы комиссиясе әгъзалары да, сайлаучылар да бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, -диде. 

Исегезгә төшерәбез, бүген РФ Президентын сайлауда тавыш бирүнең өченче көне уза. ТР Чүпрәле районында сайлауларның беренче һәм икенче көннәре тотрыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International