ТР Чүпрәле районыннан Мәсфирә Заббаровага 90 яшь тулды

2024 елның 16 марты, шимбә

Хәзерге вакытта ул Буа шәһәрендәге интернат-йортта

Мәсфирә Заббаровага 90 яшь тулды.

Ул Иске Чүпрәле авылында туып үскән. Сугыш чоры баласы. Шуңа күрә Мәсфирә апаның башлангыч белеме генә бар. 14 яшендә ул инде "Россия" колхозында эшли. Һәм аның бөтен тормышы шушы колхозда үтә.

Мәсфирә Садретдин кызы үз тормышын җайга салырга тырыша, кияүгә чыга. Ләкин язмыш аңа тагын бер уңышсызлык әзерли-аларга аерылышырга туры килә.

Хәзерге вакытта ул Буа шәһәрендәге интернат-йортта.

Ә аның гомере буе район файдасына эшләве онытылмый! Хезмәтенә рәхмәт йөзеннән Мәсфирә апа янына Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов килде. Ул аңа район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International