Ольга Васильевнаның 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
2024 елның 12 мартында, 95 яшьлек юбилее белән котлауны Матак авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Мидюкина Ольга Васильевна кабул итте.
Тыл хезмәтчәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов җылы котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президентының котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Алар сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, якыннарының исәнлеген һәм игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.
Ольга Васильевна 1929 елның 16 мартында Чуаш Ишлесе авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыштан яраланып кайткач үләгән. Әнисе балаларны үзе генә тәрбияләгән.
Ольга Васильевна үз язмышын авылдашы Николай Владимирович белән бәйләгән, ул сугышта булган. Алар ире белән өч бала тәрбияләгәннәр: ике малай һәм кыз.
Ольга Владимировна бик иртә бер улын җирләгән. Ире 21 ел элек үлгән.
Хәзерге вакытта юбиляр сугыш ветераннары өчен программа буенча төзелгән йортта яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Ольга Васильевна үзен яхшы хис итә, телевизор карарга ярата, газеталар укый.
Ул балаларының һәм оныкларының игътибарн тоеп яши. Юбилярның 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Янәшәсендә оныклары белән кече улы яши. Алар һәрвакыт аның турында кайгырта, кирәкле продуктлар китерә, һәртөрле ярдәм күрсәтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта тыл хезмәтчәненең оныгы махсус хәрби операциядә катнаша.
“Исән-сау әйләнеп кайтса иде”, - ди Ольга Васильевна оныгы өчен борчылып.
Ә кызы аның Чуаш Республикасының Шомыршы районында яши.
Бүген Ольга Васильевнаны яраткан күршесе һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре милли чуаш костюмнарынан котлады.
Ольга Васильевна кунакларга бик шат иде, мондый игътибар һәм хөрмәт өчен барысына да рәхмәт белдерде.