Тарихка 93 ел!
Бүген 1931 елның 11 мартында төзелгән "СССРның Хезмәткә һәм Оборонага әзер" бөтенсоюз комплексының 93 еллыгы билгеләп үтелә. Совет гражданнары арасында ГТО билгесе тиз арада популярлык казанды, яхшы физик форма, сәламәтлек, актив тормыш позициясе һәм милли бердәмлек символы булды.
СССР таркалганнан соң ГТО программасы онытылды. Әмма 2014 елда озак вакыттан соң ул физкультура-спорт җәмәгатьчелеге инициативасы һәм Россия Президенты Указы белән торгызылды. Традициягә дан буларак, исем элеккечә кала. Шул вакыттан бирле ГТОның заманча комплексы ил халкын физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Бүгенге көндә Бөтенроссия хәрәкәтендә катнашучылар 22,5 миллионнан артык кеше. Барыгызны да бу истәлекле дата белән котлыйбыз һәм торгызылган физкультура-спорт комплексына кушылырга чакырабыз. Әйдәгез, бергәләп, үз-үзебезне камилләштереп, яңа үрләр яулыйк!