Чүпрәледә үзәк чыршының утлары кабынды

2023 елның 16 декабре, шимбә

Районда яңа ел чараларына старт бирелде

Бүген, 15 декабрьдә, "Чүпрәле" паркында үзәк чыршының утларын кабыздылар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар бу уңайдан театральләштерелгән чара әзерләгән иде.

Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, районда яңа 2024 елга әзерлек 1 декабрьдә үк башланган һәм бүгенге көндә биналарның, үзәк урамнарның, паркларның фасадларын бизәү дәвам итә. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре кардан фигуралар, әкият персонажлары ясыйлар.

Бүгенге чара барлык яңа ел уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмнәргә старт бирде.

Чыршы янында төп чара 29 декабрьдә узачак. Анда Кыш бабайлар һәм гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар парады булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International