Чүпрәле районының "Р. А. Бикчуров" КФХсында шикәр чөгендере җыюны тәмамладылар

2023 елның 15 сентябре, җомга

Чүпрәле районының "Р. А. Бикчуров" КФХсында шикәр чөгендере җыюны тәмамладылар

Чүпрәле районы хуҗалыкларында көзге эшләр бердәм бара.

 

Район буенча бөртеклеләрне җыеп бетергәч, механизатор-игенчеләр кукуруздан силос сала һәм шикәр чөгендерен җыеп ала башладылар.

 

«Р.А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере җыюга керештеләр.

 

-Авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңайсыз табигый шартларны, корылыкны, яңгыр булмауны, шикәр чөгендере уңышы начар булмавын исәпкә алып, уртача уңыш гектарыннан 400 центнер тәшкил итә,-ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров.

 

Хуҗалыкта эш төгәл оештырылган. Без «р.а. Бикчуров» КФХсына килгәч, биредә механизаторлар Олег Беляев һәм Дмитрий Баранов җитәкчелегендә «Холмер» маркалы ике комбайн соңгы гектарларда эшләр башкарды.

 

Бу импорт комбайны берьюлы берничә техник эш башкара: сөгөлдөрне яфраклардан чистарта, аны җир өстенә казып чыгара һәм 16 тонна сыйдырышлы бункерга сала. Бункерларга салынган татлы тамыр җимешләрен басулардагы кагатларга төяп, аннан соң Буа шикәр заводына җибәрәләр. Механизаторлар Фәрит Тукаев, Нәгыйм Аглиуллов һәм башкалар вакыт белән исәпләшмичә, намус белән эшлиләр.

 

— Бездә көненә берничә рейс ясау мөмкинлеге бар, әмма Буа шикәр заводында татлы чимал тапшыру өчен чират зур, - ди механизаторлар.

 

Хуҗалыкта көзге культуралар чәчү оптималь срокларда үткәрелде. Биредә 450 гектар мәйданда көзге бодай чәчелгән.

 

Шулай ук, ашлык җыю тәмамланганнан соң ук, халыкка пай өчен ашлык биргәннәр. КФХ хезмәткәрләренә һәм Олы Цильна авылы халкына саламга мохтаҗ булган рулоннарда суктырылган кырлардан саламны бушлай тараталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International