Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 10 августындагы 35 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының утызынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1) «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы советының 14.12.2022 № 23/2 карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
5) Чүпрәле муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.
6) Чүпрәле муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча йөкләү турында.
7) Төрле.
Район Советы утырышы 2023 елның 17 августында 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.