Тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Чара Яшьләр көне кысаларында оештырылды.
2023 елның 24 июнендә Чүпрәле районында 11 сыйныф укучыларының традицион чыгарылыш балы узды.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Хәлитов әлеге истәлекле көн белән котладылар.
Район Башлыгы Марат Гафаров барлык чыгарылыш укучыларын тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлады, алтын медальләр тапшырды һәм аларга тормышта уңышлар теләде.
- Вакыт бик тиз үтә. 11 ел элек кенә сез мәктәп бусагасын атлап кердегез, ә хәзер инде зур тормыш юлына чыгасыз. Алда сезне зур юл көтә, ул һәрвакытта да җиңел булмаячак. Ләкин сез барлык киртәләрне һәм кыенлыкларны җиңәрсез дип ышанабыз. Уңышлар сезгә, - диде ул үзенең чыгышында.
Район Башлыгы Марат Гафаров 12 чыгарылыш-медалист укучыларын, шулай ук олимпиада призерларын Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр йомшак - уенчыклар белән бүләкләде. Олимпиада призерларына шулай ук акчалата сертификатлар тапшырылды.
Быелгы уку елында Иске Кәкерле урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Камилә Мөхәммәтрәхимова (педагогы Фидания Айзятова) әдәбият буенча БДИны 100 баллга уңышлы тапшырды. Район Башлыгы йөз балны җыючы укучыга рәхмәт белдерде.
Шулай ук 2023 елгы чыгарылыш укучысы игълан ителде. Быел бу лаеклы исемгә Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Татьяна Мишкина ия булды.
Традиция буенча чыгарылыш балында шулай ук мәктәп һәм спорт тормышында актив һәм нәтиҗәле катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов төрле бүләкләр, ГТО алтын билгеләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чыгарылыш укучыларының һәрберсе диярлек теге яки бу өлкәдә сәләтле булган.
Педагоглар адресына бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтелде, ата-аналар да онытылмады.
Мәктәп тормышында актив катнашкан өчен мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Хәлитов әти-әниләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кич буе бәйрәм геройларына иң җылы сүзләр генә теләделәр, җырлар бүләк иттеләр.
Тантаналы өлештән соң чыгарылыш укучылары өчен эстрада артистлары катнашында бәйрәм дискотекасы оештырылды.