Татарстан РФ Президентын тулысынча хуплый.
Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте һәм Россия Президенты Владимир Путинны телеграм каналында хуплады.
"Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге. Татарстан Югары Башкомандующийны, ил Президенты Владимир Владимирович Путинны тулысынча хуплый.
Бу авыр вакытта без аның тирәсендә берләшергә, бергәләп Россиягә һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч янаучыларга каршы торырга тиешбез.
Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!», дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.