Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУн:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2023 елның 24 июнендә сәгать 11дән 21 сәгатькә кадәр.
2023 елның 24 июнендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көчле көньяк-көнчыгыш җиле, кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.