Хәтер һәм кайгы көнендә Чүпрәле районында матәм митингы узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Чүпрәлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Бөек Ватан сугышы башлануның 82 еллыгы көнендә, бүген, 2023 елның 22 июнендә, Чүпрәле районында матәм митингы узды.

Чүпрәлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, безнең бу кайгылы датаны онытырга хакыбыз юк. 

"Бүген без фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга һәм сугыш  чоры балаларына, көн-төн Җиңүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәт һәм хөрмәт күрсәтәбез. Бүгенге якты тормыш өчен һәлак булганнарны искә алабыз. Мәңгелек хәтер аларга!, -диде ул.

Матәм митингында кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәр дә катнашты. Сугышчы Ватанны неонацистлардан саклау өчен бар көчләрен куюларын белдерде. Район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте, тыныч күк  йөзе теләде.

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/xater-ham-kaigy-konenda-cuprale-raionynda-matam-mitingy-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International