XXXIV Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында «Спорт мәктәбе» МБО «Чайка» МАУ ОДЛ балалар-яшүсмерләр тренерлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын кабул иттеләр. Лагерь хезмәткәрләре һәм ял итүчеләр кулларны идәндә ятып бөгеп һәм җәеп, гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга таба авыштыру, ике аягы белән этәрү урыныннан озынлыкка сикерү, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, йөгерү, биек перекладинада эленеп торудан тарту нормативларын үтәделәр. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар Россия Олимпия комитеты президенты С.А. Поздняков дипломнары белән бүләкләнәләр.