Чүпрәледә “Хәтер шәме” акциясе узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Акция район үзәгендәге Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында узды һәм 2009 елдан бирле үткәрелә.

«Тарихи хәтер» проекты кысаларында 22 июньгә каршы төндә Чүпрәле муниципаль районында Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулуга багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.

Исегезгә төшерәбез, Хәтер шәме акциясе 2009 елдан бирле ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган 20 миллионнан артык кеше истәлегенә үткәрелә.

Әлеге чара кысаларында Чүпрәле районында яшәүчеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм чик буе хезмәте ветераннары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алдылар.

- Бу көн елдан-ел безгә тарихи кыйммәтне һәм узган еллар вакыйгаларының әһәмиятен хәтерләтә. Без җиңүгә нинди бәя белән ирешергә туры килгәнен истә тотарга тиеш. Без геройларыбызның батырлыгын хөрмәт итәргә һәм үз тарихыбызны белергә тиешбез. Акция вакытында без сезнең белән 82 санына салынган шәмнәрне кабыздык. Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле нәкъ менә шул кадәр еллар үткән. Бу акция безгә бу Җиңүнең нинди бәя белән эләккәнен искә төшерә, — дип билгеләп үтте Башкарма комитет Җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International