20 июньнән Яшьләр көненә багышланган

2023 елның 20 июне, сишәмбе

20 июньнән Яшьләр көненә багышланган #молодытеломидушой онлайн акция старт ала. Әлеге акция видеороликлар конкурсы булып тора. Акциядә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Акциянең муниципаль этабы 2023 елның 20 июненнән 30 июненә кадәр уза. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында безнең район данын яклаячак, ул 2023 елның 1 июленнән 8 июленә кадәр узачак. Видеороликларга таләпләр:

- яшь баскычына туры килә торган ГТО нормативларын үтәүче катнашучыны төшерергә кирәк;

- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;

 - видеороликта бары тик 1 катнашучы гына катнашу рөхсәт ителә;

- оригинальлек;

- озынлыгы 60 сектан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International