Конкурс ТР Экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты залында «Эковесна» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районында 3 җиңүче билгеләнде.
«Экобакча» номинациясендә Иске Чүпрәле 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы җиңүче булып танылды, «Экомәктәп» номинациясендә - Матак урта мәктәбе, «Иң яхшы Эко-гаилә 2023» исеменә Иске Чокалы авылыннан Низамовлар гаиләсе лаек булды. Конкурста җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Казакова котлады.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, районда санитар икеайлык кысаларында район территориясендә төзекләндерү һәм чисталык урнаштыру буенча өмәләр, агачлар утырту, экологик дәресләр үткәрү һәм башка чаралар үткәрелгән.
- Торак пунктларны чистарту буенча икеайлык һәм «Экояз» акциясе оешкан рәвештә үтте. Районда экологик хәлне яхшырту буенча зур эш башкарылды. Бу сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе, - диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов, җиңүчеләрне котлап.