Россия көнендә Чүпрәле районында яшәүче ханымны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 13 июне, сишәмбе

2023 елның 12 июнендә, Россия көнендә Чүпрәле районында гомер итүче Кәүсәрия Санатулла кызы Хәйретдинова узенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кәүсәрия Санатулла кызы Иске Чүпрәле авылында туып үскән, хәзерге вакытта Яңа Чүпрәле авылында яши. Ул күп балалы гаиләдә үскән, 9 бала булган. Кәүсәрия апаның әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм исән-сау әйләнеп кайткан. Колхозда эшләгән.

Кәүсәрия апа үзе озак еллар Чүпрәле икмәк заводында икмәк пешерүче булып эшләгән. Кияүгә чыккан, ире Мунип Абдрахман улы белән өч малай үстергәннәр. Озын гомерле ханымның 5 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Кәүсәрия апаны юбилее белән котларга Чүпрәле районы администрациясеннән кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Баһаутдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлаулар тапшырдылар, туганнарының һәм якыннарының сәламәтлеген, игътибарын теләделәр, бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр, әлбәттә, илнең төп бәйрәме белән Россия көне белән котладылар. Чөнки Кәүсәрия апаның тормышында ил белән бергә яшәгән вакыйгалар һәм тарихлар бик күп бит.

Кунаклар арасында ветераннар советы рәисе Җәүдәт Мөдәррисов та бар иде. Элек икмәк заводы директоры булган, Җәүдәт Мөдәррисов үзенең хезмәткәрен котлады, иң изге теләкләр теләде.

Җәүдәт Мөдәрисов Чүпрәле районында берничә икмәк заводы эшләвен билгеләп үтте: Матак авылында, Кече Чынлы, Бурундук станциясендә.

"Көненә 9 тонна икмәк пешердек һәм кибетләр буенча авылларга ташыдык. Дус-тату, оператив эшләдек. Кәүсәрия апа хезмәт сөючән иде, яңа килгән хезмәткәрләрне күп нәрсәгә өйрәтте, ул бригадир иде, барысы белән дә идарә итте", - дип рәхмәт белдерде ул Кәүсәрия апага.

Кызганычка каршы, Кәүсәрия апа бик начар ишетә һәм бик үк яхшы күрми. Ләкин барысын да улыннан һәм оныгыннан кунаклар турында сораштырды, кунакларга килгәннәре өчен "рәхмәт" сүзләре белән рәхмәт белдерде. Һәм, әлбәттә, кунакларга чәй әзерләгәннәрме, өстәлгә нәрсә куйганнармы һ.б. диде, канәгатьләнерлек җавап алгач: "Менә өйгә килгән кунакларны, һичшиксез, чәй белән сыйларга кирәк", -диде.

"Менә шундый игелекле ул безнең. Һәрчак һәркемгә ярдәмгә килергә тырыша", - диде юбилярның уллары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International