Чара район Сабантуе көнендә узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Хәрәкәттә - бәрәкәт» республика онлайн акциясе видеороликлар конкурсы булып тора. Ул ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта узды. Акциядә 60 яшьтән һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова билгеләп үткәнчә, егермегә якын пенсионер катнашырга теләк белдергән. Җиңүчеләр 2023 елның 13-23 июнендә узачак акциянең республика этабында Чүпрәле районы исеменнән чыгыш ясаячак. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сүзләренә караганда, шушы көннәрдә нәтиҗәләр билгеле булачак.